«Россия халыклары» танып белү сәгате (6+)

2 апрельдә Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Үзәк балалар модель китапханәсендә Халыклар бердәмлеге елына багышланган «Россия халыклары» дигән танып белү сәгате узды.

IMG_20260401_111547_526
IMG_20260401_111547_534
IMG_20260401_111547_573
IMG_20260401_132627_408
IMG20260401104530

Балалар «Халыклар бердәмлеге елы» дигән мәгълүмати видеороликны карады. Анда зур һәм күпмилләтле Ватаныбыз, анда яшәүче  һәр халыкның үз уникаль гореф-гадәтләре һәм йолалары булуы, әмма безнең барыбыз бергә бердәм, тату һәм көчле илне тәшкил итүебез турында сүз барды. Россиянең байлыгы һәм күптөрлелеге турында сөйләгәнне тулыландыручы һәм ясалма интеллект ярдәмендә булдырылган матур рәсемнәр роликны үзенчәлекле итте.  
Аны караганнан соң балалар викторинада катнашып, дәүләт символлары, илебезнең мәдәни һәм табигый байлыклары турында белемнәрен ныгыта алды. Бу чара балаларга бердәмлекне саклауның һәм Россия халыкларының гореф-гадәтләрен хөрмәт итүнең никадәр мөһим булуын тирәнрәк аңларга ярдәм итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: