«Журнал орбитасында» танып белү сәгате (0+)

 29 мартта вакытлы матбугат көне кысаларында 23 нче санлы китапханәдә  «Журнал орбитасында» дигән танып белү сәгате узды. Китапханә хезмәткәрләре балаларга вакытлы матбугатның нәрсә аңлатуы, журналларны бастырып чыгаруда кемнәр көч куюы турында сөйләде, мөхәррир, корреспондент, рәссам, типография эшчеләренең башкарган эшләре турында мәгълүмат бирде.

рпнагнангагагеа
23ф. Познавательный час «На журнальной орбите» (0 )
23ф. Познавательный час «На журнальной орбите» (0 ) (3)

Балалар китапханә яздырып ала торган «Мурзилка», «Весёлые картинки», «Смешарики», «Маша и Медведь», «Том и Джерри», «Юный натуралист», «Классный журнал», «Тошка», «Мурзилка» кебек балалар өчен чыгучы вакытлы матбугат басмалары белән танышты.
Яшь китап сөючеләр балалар журналларында бик күптөрле биремнәр булуы, аларның күзаллауны, хәтерне, фикерләү сәләтен үстерүдә булышуы һәм буш вакытны файдалы итеп уздырырга ярдәм итүе турында белде. Һәр балалар вакытлы матбугаты басмасында башваткычлар, викториналар, табышмаклар, кроссвордлар, өстәл уеннары, әкиятләр, шигырьләр бар. Китапханәче балаларның күңеленә хуш килгән басмаларны укырга тәкъдим итте. Алар бик теләп журналларны карады, үзләре алган кичерешләр белән уртаклашты. 
Чарага балалар журналларыннан шул ук исемдәге күргәзмә әзерләнгән иде, аңа күзәтү үткәрелде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: