«Минем яраткан гаиләм» танып белү сәгате (0+)

15 майда 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге «Гренада» паркында Халыкара гаилә көненә багышланган «Минем яраткан гаиләм» дигән танып белү сәгате үткәрде. Башта балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән танышты, кеше тормышында гаиләнең ни өчен иң төп кыйммәтләрнең берсе булып саналуы турында белде, алар өчен гаиләнең нинди мәгънәгзә ия булуы турында фикер алышты. 

1778848925309
1778848233559

Аннан соң балалар табышмаклар чиште, гаилә турында мәкальләрне искә төшерде, күңелле викторинада катнашты, «Гаилә гореф-гадәтләре» уенын уйнады. Чара азагында гаилә кыйммәтләрен, дуслык һәм үзара аңлашуны ачып салучы китаплар белән танышты: туганлык бәйләнешләре турында әкиятләр, балачак турында хикәяләр, төрле халыкларның гореф-гадәтләре турында китаплар. Чара балаларга бик күп уңай хисләр бүләк итте һәм үз якыннарыңның кадерен белүнең никадәр мөһим булуы турында искә төшерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: