«Куркынычларсыз җәй: юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм ут уенчык түгел» танып белү сәгате (6+)

Җылы көннәр җитү белән, балалар шәһәр буйлап актив хәрәкәт итә башлый. Юлларда һәм башка урыннарда бик нык игътибарлы булырга кирәк! 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучыларын куркынычсызлык темасы буенча танып белү сәгатенә чакырды. Һәм тагын бер кат юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре һәм җәяүленең вазифалары, янгын чыгу куркынычсызлыгы буенча чаралар турында сөйләделәр. 

13ф
25.04.25 ПДД 6
25.04.25 ПДД 1
25.04.25 ПДД 3
25.04.25 ПДД 4
25.04.25 ПДД 5
25.04.25 ПДД 2

«Юл кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш» интерактив викторинасында балалар сорауларга актив һәм дөрес итеп җавап бирде. Янгын чыгу куркынычсызлыгы буенча балалар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тәкъдим иткән социаль роликны карады, «112 номеры буенча чакыру» һәм «Фатирда төтен. Сез нишләячәксез?» рольле уены уйнады. Мондый чаралар кирәкле һәм әһәмиятле, алар балаларда аңлы, куркынычсыз үз-үзеңне тоту күнекмәләре булдыра. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: