«Белдеклеләр лабораториясе» танып белү сәгате (6+)
7 июнь көнне 15 нче санлы китапханә мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен Фән һәм технологияләр үсеше елына багышланган «Белдеклеләр лабораториясе» дигән танып белү сәгатьләре уздырды. Гади һәм куркынычсыз, әмма шул ук вакытта кызыклы тәҗрибәләрсез дә булмады. Чара вакытында балалар профессор белән бергә кәгазь чәчәкләр белән тәҗрибәләр үткәрде, алар суда җәелеп китте. Катнашучылар чын сөтне ясалмадан аерырга өйрәнде, ярмаларны кул белән түгел, ә иләк ярдәмендә аерып карады. Балалар бик күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләр белде. Билгеле булганча, бала күреп һәм ишетеп кенә калмыйча, үз куллары белән нидер эшләгәндә, мәгълүмат яхшырак һәм озакка үзләштерелә. |