«Курчаклар сандыгы» танып белү сәгате (6+)

23 мартта 16 нчы санлы китапханә кече яшьтәге балалар өчен «Курчаклар сандыгы» дигән танып белү сәгате уздырды. Очрашу башында китапханәче әби-бабаларыбызның нинди курчаклар белән уйнавы һәм аларның нәрсәдән ясалган булуы турында сөйләде, һәм шулай ук балалар җир йөзендә беренче курчакның барлыкка килүе турында кытай легендасын ишетте. 

IMG_20260323_161840_192
IMG_20260323_161854_383
20260323_084932

Очрашу презентация белән үрелеп барды, аның барышында балалар агач курчаклар һәм Россия символы булган рус матешкасы, шулай ук борынгы заманнардан алып хәзерге көннәргә кадәр мисыр, африка, кытай, француз курчаклары турында мәгълүмат алды. Очрашуда катнашучылар Борынгы Русиянең чүпрәк курчаклары белән танышты, «Десятиручка» һәм «Столбушка» кебек саклаучы курчаклар, әлеге гадәти булмаган курчакларның килеп чыгу тарихы аеруча зур кызыксыну уятты. Очрашу вакытында малайлар һәм кызлар бик теләп «Матрешка тарихы» видеоролигын карады һәм «Гүзәл Василиса» әкиятеннән өзекләрне тыңлады. Чара файдалы һәм кызыклы булды. Бар балалар да очрашудан канәгать калды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: