«Славян язуы бизәкләре» танып белү сәгате (6+)

Ел саен 24 майда безнең илдә Славян язуы һәм культурасы көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм изге славян мәгърифәтчеләре – бертуганнар Кирилл һәм Мефодий исемнәре белән бәйле. 
23 майда 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге әлеге вакыйга уңаеннан Гренада паркында «Славян язуы бизәкләре» дигән танып белү сәгате уздырды. Китапханәче бу көн, славян мәгърифәтчеләре, славян әлифбасына нигез салучылар, алар ярдәмендә славян халыкларының берләшүе, белемлегә әйләнүе, укырга һәм язарга өйрәнүе турында сөйләде. Балалар викторина сорауларына җавап бирде, «Хәрефләрдән сүзләр җый» уенында актив катнашты. Катнашучылар яңа белемнәр һәм яхшы кәеф алды.  

Поделиться: