«Компьютер. Акыллы машинаның файдасы һәм зыяны» танып белү сәгате (12+)

13 февральдә «Куркынычсыз Рунет атналыгы» Бөтенроссия акциясе кысаларында 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Компьютер. Акыллы машинаның файдасы һәм зыяны» дигән танып белү сәгате уздырды.

тухляк
IMG-20250213-WA0017
IMG-20250213-WA0020
Китапханәче белән бергә яшүсмерләр компьютерның кешенең физик һәм психологик сәламәтлегенә йогынтысы турында фикер алышты. Балалар компьютер технологияләренә бәйлелекнең төрле төрләре турында белде, шулай ук телефоннан алып ноутбукка кадәр төрле гаджетлар кулланганда үз сәламәтлегеңне ничек сакларга икәнлеге турында киңәшләр алды. Компьютерның кешегә тәэсирен тояр өчен яшьләр «Компьютер һәм уку» дигән сәхнәләштерүдә катнашты.

Чараның икенче өлешендә балалар «Акыллы машинадан башваткычлар» дигән уен уйнады, анда анаграммалар һәм әйләнчек сүзләр рәвешендә шифрланган терминнарны белде; цифрлы технологияләр үсешенә үз өлешен керткән бөек галимнәр һәм уйлап табучылар исемнәрен атады. 
Чара азагында балалар компьютер катлаулы мәсьәләләр чишкәндә кешегә ярдәмче буларак барлыкка килгән дигән нәтиҗә ясады. Һәм «акыллы машина» мөмкинлекләрен ничек куллануы кешенең бары тик үзеннән тора.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: