«Кино китаптан башлана» танып белү сәгате (6+)

13 гыйнварда Үзәк балалар модель китапханәсендә Россиядә ел саен 8 гыйнварда билгеләп үтелүче Балалар киносы көненә багышланган «Кино китаптан башлана» дигән танып белү сәгате узды. 
Чара балаларны бәйрәмнең тарихыө белән танышудан башланды. Аннан соң алар гадәти булмаган кино төшерүдә катнашты, анда, төрле тавышлар кулланып, сәнгатьле итеп шигырьләр укып, үзләрен артистлар ролендә сынап карадылар. 

IMG20260113131815
IMG20260113131917
IMG20260113132219
IMG20260113132447

Балалар танылган балалар язучысы Виктор Драгунскийның әсәре буенча төшерелгән «Тайное становится явным» кинотасмасын карады. Бу картина әдәби әсәрләрне экранлаштыруның никадәр кызыклы һәм гыйбрәтле була алуының бик яхшы мисалы. 
Фильм караудан кала укучылар яраткан мультипликацион фильм геройлары турында күңелле табышмаклар бәйгесендә актив катнашты һәм фильм геройлары белән бергә күңелле көйләр астында биеде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: