«КАМАЗ» – шәһәребез горурлыгы» танып белү сәгате (0+)
20 сентябрьдә китапханә хезмәткәрләре «КАМАЗ» – шәһәребез горурлыгы» дигән танып белү сәгате үткәрде. Алып баручының мавыктыргыч итеп автомобиль заводы турында сөйләве балаларга бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат алырга мөмкинлек бирде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар «КАМАЗ – минем гаиләм һәм мин!» юлкүрсәткеч-альбомы һәм «КАМАЗ» буйлап сәяхәт: төзелештән машинага кадәр» китабы белән танышты. Чарада Рина Асылбаеваның «КАМАЗ»га һәм шәһәргә багышланган «КАМАЗ», «Мамина работа» шигырьләре яңгырады. Балалар бик теләп «Бар заманнар машинасы» бәйгесендә, «КАМАЗ автомобильләре – менә дигән!» уенында катнашты, заводлар һәм һөнәрләр турында сөйләп, үз белемнәрен күрсәтте. Чаллы турында видеоролик чарага тагын да ямь кертте. |