«Космос кешене каршы алды!»: танып белү сәгате (12+)
Шәһәр үзәк китапханәсенең белешмә-мәгълүмат бүлеге өлкән сыйныфлылар өчен Юрий Гагаринның космоска беренче тапкыр очуына 60 ел булуга багышланган чара үткәрде. Очрашу барышында балалар космос, йолдызлар һәм планеталар белән танышты, кешеләрнең тугры дуслары – Стрелка һәм Белка кушаматлы этләрнең очышы, дөньяда Җирнең беренче ясалма иярчененең тиешле орбитага чыгарылуы турында белде. Чарада катнашучылар илебезнең космосны үзләштергән көннән алып хәзергәчә кадәр орбитаны яулаган танылган космонавтлары исемнәрен һәм дөньяда беренче булып космос биеклегеннән Җиргә күз ташлаган Ю.А.Гагарин турында искә төшерде. |