«Икмәккә – мәңгелек хөрмәт» танып белү сәгате (6+)
20
Сентябрь 2024
Җомга
20 сентябрь көнне мәгълүмати-китапханә үзәгендә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен китапханә хезмәткәрләре «Икмәккә – мәңгелек хөрмәт» дигән танып белү сәгате уздырды. Икмәк борынгыдан тормыш, байлык, хезмәт һәм иминлек символы булып санала. Балалар алтын бөртек турында легенданы тыңлады, Борынгы Русиядә игенчеләрнең хезмәте һәм ипи белән бәйле хәзерге заман һөнәрләре белән танышты. Балалар актив рәвештә табышмаклар чиште, «Бөртекләрне аер», «Бөртектән икмәккә кадәр» уеннарында катнашты, карточкалар ярдәмендә икмәкне үстерү чылбырын төзеде, «Икмәк әкиятләрдә» викторинасы сорауларына җавап бирде. Катнашучылар ипинең кадерен белергә, аңа карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга һәм хөрмәт итәргә кирәк дигән нәтиҗә ясады. |