«Гогольне яратабыз, Гогольне беләбез» танып белү сәгате (12+)

4 гыйнвар көнне кышкы каникуллар вакытында 15 нче санлы китапханә яшүсмерләр өчен «Гогольне яратабыз, Гогольне беләбез» дигән танып белү сәгате уздырды.
Яшүсмерләр чарага килеп, язучы турында искә төшереп кенә калмады, ә аның тормышы һәм иҗаты турында бик күп кызыклы яңа мәгълүматлар да алды. Яшьләр язучының тормышы белән бәйле истәлекле урыннар – Сорочинцы, Диканька, Мәскәү, Петербург һәм Рим белән танышты. «Вечера на хуторе близ Диканьки» һәм алар арасында иң танылган «Ночь перед Рождеством» повестена аерым игътибар бирелде, балалар аны хәтта сәхнәләштерде һәм катнашучыларга үзләренең актерлык сәләтләрен күрсәтте. 

рьлрпл
IMG_20241219_142004
IMG_20241219_142401
IMG_20241219_143832

Өзекне сәхнәләштергәннән соң, геройлар Оксана һәм Вакула сыйныфташлары өчен Николай Васильевичның тормышы һәм иҗаты буенча «Әдәби мозаика» викторинасы үткәрде. Чара барышында яшьләр «Әсәрне таны», «Тылсымлы сандык», «Әдәбият белгечләре», «Әйләнгечләр» кебек бәйгеләрдә актив катнашты.

Әдәби сәяхәткә нәтиҗә ясап, язучының тормыш һәм иҗат юлы буенча иң яхшы белгечләр билгеләп үтелде. Чара яшүсмерләрнең «Мертвые души» әсәреннән өч кош турында өзекне сәнгатьле итеп укулары белән тәмамланды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: