«Ил буйлап фән елы атлый»: танып белү сәгате (18+)

2021 ел Россиядә «Фән һәм технологияләр елы» дип игълан ителде. Шул уңайдан 8 апрель көнне 1 нче санлы китапханә  «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге реабилитантлары өчен «Ил буйлап фән елы атлый» дигән танып белү сәгате уздырды. Мәгълүмат сәгатенең төп максаты – тыңлаучыларның игътибарын зур фәнни мөмкинлекләргә җәлеп итү.
Китапханәче тамашачыларга һәрвакыт дөньяви фәнни алгарыш агымы белән атлаучы һәм дөньяга бик күп бөек исемнәр һәм ачышлар биргән Россия фәне узган олы юл турында сөйләде. Шуннан соң катнашучылар китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән фән һәм техника өлкәсендә казанышлар, уйлап табучылар һәм аларның ачышлары турында сөйләүче китаплар белән танышты.

Поделиться: