«Рус җире даһилары» танып белү сәгате (6+)

18 сентябрьдә Үзәк балалар модель китапханәсендә «Рус җире даһилары» дигән танып белү сәгате узды.

IMG20250918130001
IMG20250918130238
IMG20250918131122
IMG20250918132134
IMG20250918132846

Яшь тикшеренүчеләр уйлап чыгарулары һәм ачышлары белән илебез данын бөтен дөньяга таныткан Россиянең бөек галимнәре  дөньясына кереп чумды. Даһилар турында һәр чыгыш мавыктыргыч гамәли эш белән үрелеп барды, балалар тыңлап кына калмады, ә үзләре дә нәни галимнәргә әйләнде.
Беренче хатын-кыз математика профессоры Софья Ковалевская турында белеп, балалар, үз акылларын һәм тапкырлыкларын эшкә җигеп, логик мәсьәләләр чиште! Николай Пироговның медицина эшчәнлеге белән танышып, алар сыйныфташларына шина салып карадылар һәм макетта кешенең эчке әгъзаларының сурәтләрен урнаштырдылар. 
Дмитрий Менделеевның периодик таблицасын төзү тарихын тыңлап, балалар гади реактивлар ярдәмендә матдәләрне ачыклау буенча мавыктыргыч тәҗрибә уздырды – химия күзалдында җанланды!
Шулай ук алар Иван Павловның күренекле ачышлары, Сергей Королёвның космик уйлап табулары һәм күпкырлы даһи Михаил Ломоносов турында мәгълүмат алды .
Чара һәр баланың үзенең булачак һөнәре турында хыялы белән уртаклашуы белән тәмамланды. Бу хыяллар фән үсентеләре кебек үссен, һәм яңа ачышларга илтсен дип теләп калабыз!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: