«Космик орбиталар юлыннан» танып белү сәгате (6+)

16 апрель көнне 5 нче санлы китапханәдә яшь китап сөючеләр өчен «Космик орбиталар юлыннан» дигән танып белү сәгате узды. Балалар алып баручы белән бергә космик ераклыкларга юл тотты. Иң башта Кояш системасы планеталары турында мәгълүмат алдылар. 1960 ел кинохроникасының сакланган кадрларыннан китапханәгә килүчеләр беренче космонавт этләр Белка һәм Стрелка белән танышты. 

ввв
IMG_7847
IMG_7837
IMG_7859

Космик киңлекне яулаган беренче кеше Юрий Гагаринның тормыш юлы турында чыгышны зур кызыксыну белән тыңладылар. Һәр бала космонавт булырга һәм Галәм киңлекләрен яуларга хыяллана. Космик зарядка вакытында балалар үзләренең космоска очышка әзерлекләрен тикшерде. Безнең галактика буенча сәяхәт барышында яшь космонавтлар планеталар турында белде һәм космос турында балалар җырларын җырлады, яраткан планетабыз Җир турында табышмаклар чиште. Яңа киңлекләрне һәм дөньяларны яуларга космоска очарга әзер иң кызыксынучан укучылар һәм курку белмәс сәяхәтчеләр өчен китапханәче китапханә фондындагы китапларга күзәтү үткәрде. Катнашучылар бик күп кызыклы һәм яңа мәгълүмат алды. Танып белү сәгате азагында балалар яраткан «В космос с Машей» мультфильмы серияләре карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: