«Йолдызларга юл» танып белү сәгате (6+)

«1961 елның 12 апрелендә планетаны көтелмәгән хәбәр тетрәндерде: кеше беренче тапкыр космоска очты. Ул – безнең илнең очучы-космонавты Юрий Алексеевич Гагарин!» – 14 нче санлы китапханәдә Космонавтика көненә багышланган «Йолдызларга юл» дигән танып белү сәгате менә шундый сүзләр белән башланды. 

фото1 космос
фото2
фото3
фото4
фото5

Очрашуда катнашучылар космонавтика үсеше тарихы белән танышты, йолдызлар һәм планеталар, кешенең тугры дуслары – Лайка, Белка һәм Стрелка кушаматлы этләрнең беренче очышлары һәм, әлбәттә, кешенең – Юрий Гагарин, Герман Титов, Валентине Терешкова, Алексей Леоновларның космоска беренче очышлары турында белде. Китапханәче  космик ракеталарның баш конструкторы –  академик С. П. Королев турында сөйләде.

Балалар җир тирәли орбитага кешелек тарихында космик эраны ачкан дөньяда беренче Җирнең ясалма иярчене чыгарылуы турында белде, «Космик әлифба» викторинасында катнашты. Планетаның беренче космонавты Юрий Гагарин белән «Восток» космик корабының старт алуы турында документаль кадрлары күрсәтелде, космос турында җырлар яңгырады.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: