«Сазлыкта утырмалар» танып белү сәгате (0+)

28 октябрьдә 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен  «Сазлыкта утырмалар» дигән танып белү сәгате уздырды. Чара кысаларында балалар тормышта гына түгел, ә китап битләрендә дә очраучы сазлыклар һәм анда яшәүчеләр турында күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүматлар алды. Китапханә хезмәткәрләре яшь укучыларга сазлыкларның килеп чыгуы, алар белән бәйле ышанулар һәм балалар үзләренә таныш әкиятләрдән атаган фольклор персонажлары турында сөйләде. Чара барышында «Бакалар турында» видеоролигы һәм «Лягушка-путешественница» мультфильмы күрсәтелде. 

фото _094233
фото 02156
фото 101225
фото 102626
фото WA0097
фото093023
фото_104632

Китапханәче балаларны Т.Козиглоуның «Ревнивая лягушка Квака» китабы белән таныштырды һәм  «Бакалар турында» әкиятен укыды. Яшь укучылар тәрбияче һәм әти-әниләр белән бергә әлеге тема буенча кызыклы матур рәсемнәр күргәзмәсе әзерләгән иде, шулай ук өйдәге уенчыкларын, бака битлекләре алып килде һәм яшел төстәге киемнәр киде. Патша кызы-бака киемендәге алып баручы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Сазлыкта» физкультминуты һәм «Сазлыктагы бакалар» хәрәкәтчән уенын үткәрде. Балалар зур кызыксыну белән бар мәгълүмат белән танышты, сорауларга актив җавап бирде һәм бик мавыгып уеннар уйнады, биеде, табышмаклар чиште, сазлыкта яшәүчеләр турында җырлар җырлады. Чара азагында алып баручы барлык җир-су хайваннарының үзенчә матур булуы һәм яклауга мохтаҗ булуы турында әйтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: