«Балалар, курчаклар һәм сугыш» танып белү сәгате (12+)

В атанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңү көненә 80 ел тулу кысаларында көзге каникуллар көннәрендә 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре кече яшьтәге балалар өчен Бөек Ватан сугышы еллары уенчыкларына багышланган «Балалар, курчаклар һәм сугыш» дигән танып белү сәгате үткәрде. 

IMG_20251028_115141
IMG_20251021_123126
20251029_093333
20251029_093702
20251029_094228
20251022_135842
20251020_130719
Очрашу башында балалар Бөек Ватан сугышы һәм малайлар, кызларның өлкәннәр белән бер сафта үз илен яклап көрәшкә басуы турында белде. Алга таба китапханәче шул кырыс елларда балалар уйнаган уенчыклар турында кызыклы тарихлар белән уртаклашты. Катнашучылар уенчыкларның балаларга авыр заманнарда исән калырга ярдәм итүе, аларның гомерләрен саклап калулары һәм Ленинград блокадасында чын терәк булулары турында ишетте. Китапханәче сөйләгәннән соң укучылар Ленинград блокадасының иң танылган курчагы – «Газетадан курчак»ны ясау буенча мастер-класска кереште. Катнашучылар дулкынлану һәм җылы хисләр белән әлеге эшкә тотынды һәм үз курчакларын ясады. Аларның һәрберсе ныклык, өмет һәм безгә тыныч күк йөзе бүләк иткәннәр турында хәтер символына әйләнде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: