«Уйлап табучы балалар көне» танып белү сәгате (6+)

17 гыйнварда бөтен дөньяда Уйлап табучы балалар көне билгеләп үтелә. Һәр елны балалар тарафыыннан 500 000 ләп төрле әйбер уйлап табыла. Бу уенчыклар һәм гаджетлар гына түгел. Уйлап табулар төрле өлкәләргә карый: электроника, медицина, фән, белем бирү һ.б. Менә илебез яшүсмерләре уйлап тапкан иң танылган әйберләр – космонавтлар өчен су таләп итми торган теш пастасы, сукырлар өчен GPSлы таяк, яңгыр электростанциясе, «Квинт» уникаль конструкторы һ.б.

нонк
13 ф. 22.01.25 Дети -изобр 1
13 ф. 22.01.25 Дети-изобр 2
13 ф. 22.01.25 Дети-изобр 3
Укырга, рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар клубына йөрүче балалар 22 гыйнварда узган утырышны әлеге бәйрәмгә багышлады. Китапханәче бәйрәм турында кызыклы фактларны сөйләде, безнең ил һәм дөнья буенча балаларның иң танылган уйлап табуларын атады. Чара «Әкияти хыяллар» һәм «Балалар уйлап табулары» уеннары белән тәмамланды. Бүгенге көндә уйлап табучы балалар фән һәм технологияләр үсешендә мөһим роль уйный. Аларның таланты, креативлыгы һәм инновацион идеяләре безнең җәмгыять өчен зур кыйммәткә ия актив булып торв. Ә танып белү сәгатьләре балаларның казанышлары белән таныштырып кына калмый, ә кызыксынучанлыкны үстерергә булыша.   

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: