«Чехов бүген һәм һәрвакыт» танып белү сәгате (12+)

2 ноябрьдә 13 нче санлы китапханәгә «Пушкин картасы» проекты кысаларында өлкән сыйныф укучылары килде. Китапханәчеләр дөнья әдәбиятын һәм драматургияне үзгәрткән кеше – Антон Павлович Чеховның тормышы һәм иҗаты турында чара уздырды. Чарада катнашучылар язучы тормышының төп этаплары турында гына түгел, ә аның язмышының аз билгеле булган фактларын да белде. Чехов даһи әдәбиятчы гына түгел, ә талантлы табиб та була. 

13ф 02.11026 Познавательный час Чехов Сегодня и всегда 3
13ф. 02.11.26 Познавательный час Чехов сегодня и всегда 1
13ф. 02.11.26 Познавательый час Чехов сегодня и всегда 2

Белемнәр җиңел һәм кызыксыну белән үзләштерелсен өчен, чара «Чеховны яратабыз, Чеховны беләбез» дигән әдәби уен белән үрелеп барды. Балалар Чеховның танылган «Человек в футляре», «Хамелеон» хикәяләрен экранлаштырудан өзекләрне карады. Язучының халык санын алырга дип барган Сахалин утравына сәяхәте турында видеороликлар, шулай ук Таганрогтагы Чехов музей-йортына виртуаль экскурсия зур кызыксыну уятты. Китапханәчеләр үз алларына «Чеховка гашыйк итәргә» дигән бурыч куйган иде, һәм алар моңа иреште!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: