«Рус җире батырлары»: танып белү сәгате (6+)

30 март көнне 5 нче санлы китапханәдә «Рус җире батырлары» дигән танып белү сәгате узды. 

5
IMG_4125
IMG_4129
IMG_4131
IMG_4135
IMG_4137

Китапханәче кунакларны күренекле рус рәссамы Виктор Михайлович Васнецовның  «Батырлар» картинасы белән таныштырды, батырларның кем һәм нинди булуы, аларның ниләр эшләве, нәрсә белән дан казанулары турында сөйләде. Балалар рәссамның картина өстендә егермегә елга якын эшләвен белде. Китапханәче белән берлектә укучылар үзләренә ошаган батырлар турында хикәя әзерләде, аларның характерын, киемнәрен, коралларын, атларын сурәтләде. «Батырлар» дигән физкультминут бик күңелле узды. «Мәкальләрне әйтеп бетер» уенында яшь китап сөючеләр Туган ил, дан-шөһрәт турында мәкальләрне тәмамлады. Балалар безнең заманда да батырлар булуы турында белде. Чара азагында «Илья Муромец» һәм «Илья Муромец и Соловей-Разбойник» мультфильмнары күрсәтелде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: