«Китапханәдә актив ял» танып белү сәгате (6+)

Укырга, рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар клубында яңа сезон – ачык! Һәм яңа сезон ачылу 9 октябрь – Бөтенроссия китап уку көненә туры килде. Китапханәче Бөтенроссия китап уку көненең килеп чыгу тарихын сөйләде һәм ни өчен китаплар укуның әһәмиятле булуын әйтеп үтте. Клубыбызга яңа балалар килде.  Җәй эчендә барысы да үскән, күп кенә балалар җәен уку өчен бирелгән исемлек буенча китаплар укыган. Җәйге чорда иң күп китап укыган балалар сувенирлар белән бүләкләнде. Уку елында планда: Үзәк балалар модель китапханәсенә бару, шигырь укучылар бәйгесе һәм нәфис сүз осталары бәйгесе, шулай ук мастер-класслар һәм тагын бик күп кызыклы чаралар уздыру. 

библиодвиң
13 ф. 09.10.24 библио Движ 1
13 ф. 09.10.24 библиоДвиж 3
13 ф. 09.10.24 БиблиоДвиж 4
13 ф. 09.10.24 библоДвиж

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: