«Җир йөзен кошлардан башка күзалдына китерү мөмкин түгел» танып-белү сәгате (6+)
Ел саен, 1 апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә – ул иң мөһим экологик бәйрәмнәрнең берсе. Дөньяның дистәләгән илләреннән төрле өлкә белгечләре бу көнне экосистемада кошларның әһәмиятенә һәм аларның Җир планетасына йогынты ясавына игътибарны җәлеп итәргә омтыла. Балалар иң борынгы кошларның нинди булуы турында белде, мөһим кош отрядлары һәм аларның вәкилләре турында мәгълүматны тыңлады, кош тавышларын тыңлады. Укучылар китапханәченең Кытайда чыпчыкларны күпләп ату һәм аның нәтиҗәләре турында сөйләгәнне зур кызыксыну белән тыңлады. Бу компания нәтиҗәдә массакүләм ачлык китереп чыгара һәм күп илләрнең экология дәреслекләренә кеше тарафыннан экологик балансны бозу мисалы буларак кертелә. |