«Менә ул хуш исле икмәк» исемле белем сәгате (6+)

IMG_3107
IMG_3115
IMG_3125
IMG_3133
IMG_3139
IMG_3141
IMG_3155

20 нче октябрь көнне 22 нче китапханә-филиалында кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Менә ул хуш исле икмәк» исемле белем сәгате уздырылды.

Белем сәгате исеме дөньядагы барлык телләрдә дә яратып һәм җылылык белән әйтелүче, безнең ягымлы дустыбыз – икмәккә багышланды. Уздырылган чара вакытында балалар ашлыкның нинди кыен юллар үтеп өстәләгә кадәр узган юлы һәм бу эштә катнашкан һөнәр ияләре белән таныштылар. Укучылар бик кызыксынып басудагы уңышны җыю, икмәк заводындагы ипи пешерү турында фрагментлар карадылар, рәхәтләнеп «Башак» исемле аудиокитапны тыңладылар, икмәк турында мәкальләр һәм әйтемәрне искә төшерделәр. Балалар шулай ук сука, тырма, ток, чәчкеч, урак сүзләренең нәрсә аңлатулары һәм ашлык һәм бодай башакларының нәрсә белән аерылулары турында мәглүмать алдылар. Ә тагын чарада катнашучылар «Бөртектән алып башакка кадәр» исемле уенны бик яратып уйнадылар, Г.Х. Андерсен язган «Икмәкне каптаган кыз турында» әкиятне тыңладылар. Чара ахрында «Чаллы икмәге» ндә җитештерелгән икмәк ризыклары һәм «Кечкенә бөртекнең нигмәтләре» исемле китап күргәзмәләре белән танышканнан соң балалар икмәкнең һәр бөртеген кадерләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: