22 август – Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне (12+)
23
Август 2017
Чәршәмбе
23 санлы шәһәр китапханәсендә Россия Дәуләт флагы көненә багышлап, китап укучылар өчен «Россия Дәүләтенең өч бердәмлеге» дип аталган очрашу узды. Чарада катнашучыларга Россия флагы турында мәгълуматлар бирелде, шигырьләр укылды. Шулай ук китап укучылар арасында сораштыру үткәрелде. Үткәргән сораштыру мәгълүматлары буенча, Россиянең дәүләт символикасы гражданнарда горурлык хисләре уята, ә ул – иң мөһим һәм көчле хис. Шул ук вакытта сораштыруда катнашучыларның 60% Россия флагы өчен горурлык кичерә.
|