«Мин һөнәрләр турында ни беләм» Танып белү сәгате (6+)

27 февральдә, «Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге» Республика проекты кысаларында, 23 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Мин һөнәрләр турында ни беләм» исемле танып белү сәгате узды.

All-focus
All-focus
All-focus
All-focus
All-focus

Чара барышында балалар һөнәрләр турында шигырьләр укыды, китапханәченең «Һөнәр нәрсә соң ул һәм хезмәттән башка кеше тормышының асылы бармы?» дигән сорауларга җавап бирде, сирәк очрый торган һөнәрләр турында мәгълүмат алды, хезмәт турындагы мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде, «Все профессии важны, все профессии нужны» мультфильм-җырын карады.

Укучылар, аеруча кызыксынып, «Артыгын тап», «Кем үзенең эш коралын югалткан?», «Серле сүз» уеннарында, «Һөнәре буенча иң яхшы» бәйгесендә һәм «Һөнәр белгечләре» викторинасында катнашты. Алар бик мавыгып сорауларга җавап бирде, уйнады, сүзләр төзеде, уйланды.

Чара С.Таюшевның «Дорога добра» җыры белән тәмамланды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: