«Үзара дуслык булмаса, яхшылык та булмас»: танып белү-рольле уены (12+)

23 апрельдә 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен танып белү-рольле уены үткәрде. Уен «Бер капчык бәрәңге» хикәятен укудан һәм аның буенча фикер алышудан башланды, шуннан соң яшүсмерләр һәрвакыт яхшы кәефле була белергә һәм башкаларга карата үпкә-рәнҗеш хисләре сакламаска кирәк дигән нәтиҗә ясады. 

Өч командага бүленеп, укучылар «Тәмамланмаган җөмләләр» сорау-җавап уенында катнашты. Алар түбәндәге фикерләрне дәвам итәргә тиеш булды: «Җир йөзендә барлык кешеләр дә бер-берсенә охшаган, чөнки…», «Миңа сыйныфташларым белән уртак якларым күбрәк булып тоела, чөнки…» һ.б. «Сиңа назлы итеп эндәшәм» уены партадашларына аның исеме башланган хәрефкә күп итеп матур һәм назлы сүзләр әйтергә өйрәтте. Бер-берсен бәяләргә түгел, ә кадерен белергә өлкән сыйныфлыларга «Ничек атыйсың – шундый булам» рольле уены булышты. Аның шартлары буенча командалар үрмәкүч, елан һәм тычкан кебек тотем хайваннарның уңай якларын табарга тиеш булды. «Безнең халыкларның сәламләве» рольле уены һәм «Кемнең башкаласы?» уены балаларны республикабыз җирлегендә яшәүче дустанә халыкларны, аларның телен һәм башкаласын искә төшерергә мәҗбүр итте. 
Уен азагында яшүсмерләр үзенең кунакчыллыгы һәм киң күңеллелеге белән горурланучы дус-тату Татарстан булып калуның әһәмиятен раслады.   

Поделиться: