«Көзге утырмалар» танып белү-күңел ачу программасы (0+)

30 октябрьдә Үзәк балалар модель китапханәсе балалар өчен  «Көзге утырмалар» дигән танып белү-күңел ачу программасы уздырды.
Гүзәл Көз Укымышлы Мәче белән бергә балаларны үзендә кунакта бик шатланып каршы алды, алар барысы бергә хор белән «У Лукоморья дуб зеленый…» шигырен сөйләде, уйнарга һәм күңел ачарга җыенганда, Суык җил килеп керде. Ул тылсымлы имәндәге барлык яфракларны өзде һәм балаларга бәйрәмне бозарга янады. 

аыптрыпат
IMG20241018111530
IMG20241018112809
IMG20241018113501
IMG20241025141251
IMG20241030101109

Суык җилнең күңелен йомшарту өчен балалар Укмышлы Мәче белән бергә аңа «Шалкан» әкиятен сәхнәләштереп күрсәтте, явызга бәрәңгенең көзге уңышын җыярга булышты, «Күркә атыш» уенында үзләренең төз атуларын күрсәтте, пазллардан көзге пейзаж җыйды һәм «Бакчада нәрсә үсә?» викторинасының катлаулы сорауларына җавап бирде. Әле тагын, күзләрен бәйләп, үзләренең иптәшләрен көзге сары яфраклар белән бизәделәр.
Балалар әкият геройлары һәм гүзәл Көз белән бергә күп тырышлык куйды һәм рәхәтләнеп күңел ачты! Ә бүләккә Суык җил тылсымлы имәнгә яшел яфракларны кире кайтарды һәм балаларга көзге мультфильм күрсәтте!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: