«Сугыш чоры уенчыклары» танып белү-патриотлык сәгате (6+)
8
Май 2024
Чәршәмбе
Балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен «Сугыш чоры уенчыклары» дигән танып белү-патриотлык сәгате узды. Балалар әби-бабаларының сугыш чорына туры килгән балачагы, аларның нинди уенчыклар белән уйнавы турында белде. Үткән һәм хәзерге заман арасында аерманы күрделәр. Сугыш вакытында да балаларның уенчыксыз калмавын аңладылар. Блокадалы Ленинградта (һәм башка күп кенә шәһәрләрдә) балалар һава кисәтүе вакытында бомбадан качу урынына үзләре белән еш кына йомшак аюларын ала, аны кочаклап утыра торган була. Алга таба китапханәче Николай Черкашинның «Кукла» китабына тукталды. Ул балаларга әлеге язучы, Ленинградның аның өчен икенче туган ягына әйләнүе, сугыш блокадасының нәрсә аңлатуы, камалышта калган шәһәр кешеләренең ничек яшәве турында сөйләде. Сугыш чоры уенчыгы һәм шул чорның авыр сынаулары турындагы тетрәндергеч чыгыш яшь кунаклар йөрәгендә кайнар хисләр калдырды һәм элекке заманда Бөек Ватан сугышы балалары өчен бердәнбер шатлык булган гади генә чүпрәк курчакка яңача күз салырга мәҗбүр итте. |