«Мин сәламәт булырга телим – мине дә өйрәтсеннәр»: танып белү-сәламәтләндерү программасы (0+)
Бөтендөнья сәламәтлек көненә 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Мин сәламәт булырга телим – мине дә өйрәтсеннәр» дигән танып белү-сәламәтләндерү программасы үткәрде. Чара күңелле күнегүләрдән башланды, алар балаларга көне буена җитәрлек дәрман һәм күтәренке кәеф тупларга ярдәм итте. «Сәламәтлеккә йөз киңәш» презентациясеннән балалар сәламәт тормыш рәвеше, дөрес туклану, чыныгу, файдалы һәм зарарлы гадәтләр турында белде. Шуннан соң китапханәче үз шигырьләрендә балаларны сәламәтлекләре турында кайгыртырга өйрәтүче шагыйрьләр турында сөйләде: бу В.В. Маяковский «Что такое хорошо, и что такое плохо?», К.И. Чуковский «Мойдодыр», «Федорино горе» һ.б. Балалар актив рәвештә уен һәм бәйгеләрдә катнашты, гигиена әйберләре турында табышмаклар чиште, сәламәтлек турында мәкаль-әйтемнәрне өйрәнде. |