«Туган телем, и гүзәл син!» Танып белү-уен сәгате (12+)

21 февральдә бөтен дөнья Халыкара туган тел көнен билгеләп уза. Шул уңайдан 6 нчы санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Туган телем, и гүзәл син!» танып белү-уен сәгате уздырды.

За чистоту родного языка
Родной язы. как ты прекрасен
Самые, самые
Туган телем – ирк__ г__лем

Балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән танышты, җир йөзендәге телләрнең күптөрлелеге, туган телдә халыкның характеры, тарихы, хәтере чагылуы хакында белде. Тел бетсә, халык та бетә.

«Иң-иңнәр…» дип исемләнгән слайд-викторина ярдәмендә яшь китап сөючеләр рәсемнәр буенча алман теленең кырыс, испан теле – кайнар йөрәкле, инглиз теле – аристократик, татар теле – моңлы, рус теленең көчле булуын ачыклады. Тест сорауларына җавап биреп, укучылар рус һәм татар телләре буенча белемнәрен тикшерде. «Онытылган мәгънәләр» викторинасы В.И.Дальның аңлатмалы сүзлеге белән таныштырды. «Телләр дуслыгы» биремендә рус телендә очрый торган төрки сүзләрнең сүзлеген төзү балаларны тагын да җанландырып җибәрде.

Очрашу барышында туган тел турындагы шигырьләр, гыйбарәләр, цитаталар яңгырады. Чит телләрне дә өйрәнү мөһимлеге, әмма алар белән туган телебезне чүпләмәскә кирәклеге хакында сөйләштеләр.

Алган белемнәрне «Туган телнең чисталыгы өчен» интерактив викторинасы белән ныгыттылар.

Чараны «Туган телем – иркә гөлем, Киңдер сиңа күңел түрем» исемле китап күргәзмәсе бизәде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: