«Таны һәм сакла» танып белү-уен турниры (0+)

13 февраль көнне шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Таны һәм сакла» дигән танып белү-уен турниры уздырды.

Чара башында китапханәче экскурсия уздырды. Балалар китапханә, китапларны ничек сайлап алырга, китапны ничек дөрес кулланырга, китапханәдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белде. Нәни кунаклар уку залында булды, анда аларның игътибарына төрле-төрле балалар журналлары тәкъдим ителде. Алга таба уен турниры барышында балалар зур кызыксыну белән «Кем кайда яши?», «Сүзне әйт» уеннарында катнашты. Турнир балаларның флора һәм фауна турында күп белүен, туган як табигатен яратуын, аның белән кызыксынуын һәм аны саклаячагын күрсәтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: