«Сәламәтлек марафоны» танып белү-уен турниры (6+)

Сәламәтлек – һәр кешенең тормышында иң төп нәрсә. Аннан башка яшәве, укуы авыр. Әмма еш кына кешеләр әлеге бүләкне кирәкмәгәнгә тота, сәламәтлекне югалту җиңел, ә менә аны кире кайтару бик авыр.  

ваитаи
мар.здор.
марафон зд
марафон
здоровья

17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Сәламәтлеккә – китап белән» шигаре астында турнирда катнашучылар өчен «Акыл өчен зарядка», «Китап пинг-понгы», «Әдәби пьедестал» дигән әдәби сынаулар үткәрде. Гади физик күнегүләр башкарып, балалар әдәби табышмаклар чиште, спорт һәм сәламәтлек турында сорауларга җавап бирде, спортта уңышка ирешкән танылган язучылар турында белде. 
Балалар зур кызыксыну белән скандинавия йөреше техникасында йөрүнең файдасы, махсус таяклар ярдәмендә ничек дөрес йөрергә икәнлеге, һәм шундый йөреш вакытында кешеләр җибәрә торган төп хаталар турында сөйләгәнне тыңлады. Чара азагында очрашуның һәр катнашучысы кеше тормышында теләсә кайсы яшьтә Сәламәт тормыш рзәвешенең әһәмияте турында үз фикерләрен белдерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: