«Сәламәтлек» поездында сәяхәт» танып белү-уен сәгате (6+)

Сәламәтлек – кешедәге иң кыйммәтле хәзинә, ул теләсә кайсы байлыктан да кыйммәтрәк. «Акча югалту – югалту түгел. Вакыт югалту – күпне югалту. Сәламәтлекне югалту – барысын да югалту» дигән мәкаль тиккә генә әйтелмәгән. 18 апрель көнне беренче сыйныфлылар өчен «Сәламәтлек» поездында сәяхәт» дигән танып белү-уен сәгате узды. Балалар 16 нчы санлы китапханә хезмәткәре белән берлектә сәламәтлек иле буйлап сәяхәткә кузгалды, әмма иң башта сәламәтлек турында борынгы легенданы тыңладылар һәм мәкальләрне искә төшерделәр. 

пптрпропроыпкроыцорпор
1713445484031
1713445685633
1713451011046
1713451283356
1713451364754

«Сәламәт туклану» станциясендә яшь сәяхәтчеләр «Файдалы – зыянлы» уены ярдәмендә кайсы ризыкларның файдалы, ә кайсылары юк икәнен белде. «Көн режимы» станциясе малайларга һәм кызларга сәламәтлекләре өчен нәрсә кирәк икәнлеген аңларга мөмкинлек бирде, моның өчен анкета үткәрелде. «Спорт» станциясендә балаларны күңелле физкультминут, «Характеристика» һәм «Тылсымлы сүз» уеннары көтте. Поезд пассажирларын «Шәхси гигиена» станциясендә Мойдодыр хаты каршы алды. Анда Корней Чуковский әкияте герое үзенең кызык табышмакларын чишәргә тәкъдим итте, балалар бу сынауны җиңеллек белән җиңеп чыкты. Сәяхәт азагында барысы да бик теләп «Смешарики» сериясеннән «Быть здоровым – здорово! мультфильмын карады. Сәламәтлек иле буйлап сәяхәт анда катнашучыларга дәрт-дәрман өстәде һәм көн буена җитәрлек яхшы кәеф бүләк итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: