«Уйныйбыз, укыйбыз, күңел ачабыз» танып белү-уен сәгате (6+)

13 нче санлы китапханәдә «Китапханәдә мәдәни яллар» программасы кысаларында 17 май көнне китапханәгә килгән һәр укучы күңеленә хуш килгән шөгыль табарлык чара узды. Театраль минутта балалар бик теләп үзләрен актерлар ролендә сынап карады, әкият геройларына әйләнеп, танылган «Теремкәй» әкиятен уйнады.  

4
13ф. Играем , читаем 3
13ф. Играем, читаем 1
13ф. Играем, читаем 2

«Әдәби детектив» уенында әдәбият буенча яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Чөнки «кара тартма»дагы әйберләр буенча китапны танырга, ребусларны чишәргә, балалар абонементында киштәләрдә шигырьләрдә яшерелгән ярдәмче сүзләр белән китапларны табарга кирәк булды. Шимбә көнне балалар өстәл уеннары уйнарга килә. Алар арасында «Су асты дөньясы», «Тарихка сәяхәт», «Океанда» уеннары, шулай ук домино, шашки һәм UNO популяр. 
Китап + уен = онытылмас көн!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: