«Яшел әкиятләр: нәниләр өчен экология» танып белү-уен программасы (6+)

Ә сез әйләнә-тирә дөньяга кешенең нинди йогынты ясаганын һәм уртак йортыбыз – Җир планетасын саклар өчен, нәрсә эшләргә кирәк икәнен беләсезме? Без барыбыз да – Җирдә яшәүчеләр. Бе, техника, фән, сәнгать, белем өлкәсендә күп казанышлар белән 21 нче гасырга аяк атладык. Әмма казанышлар белән беррәттән кешелекнең зур проблемалары да барлыкка килде. Шуларның иң мөһимнәренең берсе – экология проблемасы.

варвар
мир растений через книгу
наша зеленая планета
самая экологическая сказка Репка
учимся сортировать мусор

11 сентябрь көнне шәһәр үзәк китапханәсенең яшь укучылары экология һәм табигатьне, аның байлыкларын ничек сакларга икәнлеге турында белде.
Балалар экология кагыйдәләре һәм гаҗәеп фактлар белән танышты. Кешенең әйләнә-тирә даирә – һава, су, кырдагы хуш исләр, яфраклар кыштырдавыыннан башка яши алмавы, ә табигатьнең, үз чиратында, сакчыл мөнәсәбәт һәм кайвакыт аз гына ярдәм дә соравы турында сөйләштеләр. 
Укучылар табигатьтә зарарлы, кирәкмәгән үсемлекләр һәм хайваннарның булмавы, барысының да үзара тыгыз бәйләнештә булуы, һәрберсе үзенчә матур һәм файдалы икәнлеген белде. 
«Китап аша табигатькә» китаплар тупланмасы чараны тулыландырды, анда экология һәм планетабызны сакларга булышучы кагыйдәләр турында китаплар тәкъдим ителгән иде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: