«Табигать өчен өлкәннәр дә, балалар да җавап бирә»: танып белү-уен программасы (6+)
11 март көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә, «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы кысаларында, яшь китап сөючеләр белән берлектә «Табигать өчен өлкәннәр дә, балалар да җавап бирә» дигән танып белү-уен программасы узды. Чара «Табигать дөньясына китап аша» дигән китап күргәзмәсен караудан башланды. Анда В. Бианка, Е. Пермяк, Н. Чаплин, М. Пришвин кебек табигатьне өйрәнүче язучыларның китаплары тәкъдим ителде. Балалар бик теләп «Акыллы егетләр һәм кызлар» танып белү уенында катнашты. Ул үз эченә «Үсемлекләр патшалыгы», «Урман сораулары һәм табышмаклары», «Экологик» категорияләрен алды. «Чынбарлык-уйдырма» һәм «Экосветофор» уеннарында барысы да активлык күрсәтте. |