«Конфет кәгазенең барлык серләре» танып белү-уен программасы (6+)

Көзге каникуллар көннәрендә 17 нче санлы балалар китапханәсе хезмәткәрләре мәктәп яны лагерена йөрүче балаларны «фантик»ның гадәти булмаган тарихы белән таныштырды һәм аның барлык серләрен ачты.  
Хәзерге заманда конфетны кәгазеннән башка кузалдына китерү авыр. Ул – кешеләрнең киеме кебек. Дизайнерлар конфетлар өчен матур һәм кызыклы тышлар уйлап таба. 
Ә фантикны уйлап табучы дип кайчандыр лампочканы уйлап тапкан Томас Эдисон санала. Россиядә беренче конфет кәгазьләре Петр Беренче чорында барлыкка килә. 

ыептпт
17 ф Фантики
17 ф. Фантики
17ф. фант
17ф. Фантики1
17ф. Фантики
17ф. Фантик2

Балалар бик мавыгып конфет кәгазьләрен өйрәнде, аларның әйләнә-тирә мохиткә нинди зыян салуын белде. Шулай ук аларны аяк астына ни өчен атарга ярамавы, киресенчә, планетабызны чүпләмәс өчен, үзеңә һәм башкаларга файдалы итеп тормышта куллана белергә кирәклеге турында ишеттеләр. Конфет кәгазьләреннән китап кыстыргычлары, аппликацияләр, букетлар, фотолар өчен рамкалар, кәрҗиннәр ясарга, беләзекләр, сәйләннәр үрергә, һәм хәтта карнавал киемнәре тегергә дә мөмкин.
Балалар бик теләп фантиклар һәм конфетлар белән бәйгеләрдә катнашты – «чыршы»ны конфетлар белән бизәде, фантиклар белән биеде, конфетлар уңышы җыйды, «Фантик исемнәре нәрсә аңлата?» икәнен белде. Яраткан тәм-томнар турында җырлар һәм биюләр дә читтә калмады. Чара конфетларны матур кәгазьләр белән төрү буенча бәйге белән тәмамланды. Барлык катнашучылар уңай хис-кичерешләр һәм татлы призлар алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: