«Тылсымлы сәнгать дөньясы» танып белү-уен программасы (12+)

5 гыйнвар көнне 23 нче санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен, матурлыкка карата кызыксыну уяту һәм, гомумән, сәнгать өлкәсендә укучыларның белемнәрен арттыру максатында, «Сәнгать һәм мәдәният дөньясы» программасы кысаларында, «Тылсымлы сәнгать дөньясы» дигән танып белү-уен программасы үтте.
Чара барышында балалар ребуслар чишүдә ярышты, «Матур әкиятләр» викторинасы сорауларына җавап бирде. Чарада катнашучыларга актерлык осталыгында, шигырьләрне сәнгатьле итеп уку, импровизация ясауда үзләрен сынап карау хыялын тормышка ашырырга мөмкинлек тудырылды. Музыкаль күнегүләр, «Бергә биибез!», «Мин башлыйм, син дәвам ит» бәйгеләре танып белү уенын тагын да күңеллерәк һәм кызыклырак итте. 

прпе676
IMG-20231225-WA0048
IMG-20231225-WA0052
IMG-20231225-WA0044
IMG-20231225-WA0053 (1)

Чара электрон презентация белән үрелеп барды. Шул ук исемдәге китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. 
Кичә азагында катнашучылар сәнгатьнең тылсымы аның кешеләргә тормыш дәрте бирүендә, аларны яхшырак, чистарак күңелле, мәрхәмәтлерәк итүендә дип билгеләп үтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: