Күңелле танып белү-уен программасы (6+)
27
Март 2024
Чәршәмбе
Язгы каникуллар вакытында, 25, 26, 27 март көннәрендә китапханә хезмәткәрләре күңелле танып белү-уен программасы үткәрде. Балалар яз сынамышларын, мәкальләрне, әлеге ел фасылы турында шигырьләр һәм җырларны искә төшерде; «Яз», «Кошлар» темаларына табышмаклар чиште. Укучылар «Иң җитез», «Иң күңелле» дигән кызыклы бәйгеләрдә катнашты. Алар өчен «Кичү», «Гөрләвек», «Кояш», «Язгы балык тоту» дигән хәрәкәтчән уеннар оештырылды. Балалар йөгерде, сикерде, уйнады, кыскасы, чын-чынлап күңел ачты. Ярышларда, билгеле инде, дуслык җиңде. Яхшы кәеф, спорт рухы беркемгә дә ямансуларга ирек бирмәде. Чара күңелле һәм кызык узды!
|