«Без кышлаучы кошларның дуслары» танып белү-уен программасы (0+)

Бүген 17 нче санлы «Урман әкияте» балалар бакчасындагы яшь китап сөючеләр белән «Без кышлаучы кошларның дуслары» дигән танып белү-уен программасы узды. Салкынча көннәр җитү белән һәм беренче кыраулар төшүгә «Безнең дүрт аяклы дусларыбызга» бик авыр көннәр башлана. Кырыс кышларда бик күп кошлар һәлак була. Аеруча көчле кар яуган һәм нык суык көннәрне кыен була аларга. Шунлыктан кошлар ашарга эзләп кешеләргә якынрак урыннарга күчеп килә. 

пернатые
17ф. День синич
17ф. День синичек выставка
17ф. День синичек кормушка
17ф. День синичек
17ф. Зимующие птицы
17ф.Вешают кормушку

Балалар 12 ноябрьдә билгеләп үтелүче Песнәк көне турында мәгълүматны тыңлады. Алар кошларның күчмә, кышлаучы һәм күченеп йөрүче төрләре булуы турында белде, һәм безнең якларда кышлаучы кошларның сурәтләрен – песнәкләр, чыпчыклар, саесканнар, кызыл түшләр, күгәрченнәр һ.б.ның рәсемнәрен карады.  
Танып белү әңгәмәсе барышында балалар кошларның, әйләнә-тирә табигатьнең бер өлеше буларак, кешеләр тарафыннан яклауга мохтаҗлыгын, ә суык кышларны үткәрер өчен аларга яхшы туклану кирәклеген белде. Китапханәче белән берлектә балалар, соңыннан урамдагы кошларны сыйлар өчен, җимлеккә тәмле кошлар ризыгын салды. Нәниләр кышлаучы кошларның тавышларын тыңлап, аларның кайсы кошныкы икәнен белергә тырышты, табышмаклар чиште, кышлаучы кошларның рәсемнәре буенча канатлыларның үз-үзен тотышын тасвирлады. Шулай ук кошлар турында шигырьләр һәм аларның кышкы тормышы турында берничә кыска хикәя укылды. 
Балалар кошларга кышларга ярдәм итәчәкләре – әти-әниләре белән кошлар өчен җимлек ясаячаклары турында белдерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: