«Россия халыкларының гореф-гадәтләре һәм йолалары»: танып белү-уен программасы (6+)

27 март көнне 5 нче санлы китапханәдә Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында «Россия халыкларының гореф-гадәтләре һәм йолалары» дигән танып белү-уен программасы үтте.

традиции
IMG_3967
IMG_3972
IMG_3986
IMG_3947
IMG_3988

Борынгы заманнардан ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре теләсә кайсы халык мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып саналган. Шул максаттан китапханә хезмәткәрләре яшь буынны Россия территориясендә яшәүче халыкларның тормыш үзенчәлекләре белән таныштырырга булды. Презентация ярдәмендә балаларга рус, татар һәм чуаш халыкларының тормыш-көнкүреше, мәдәнияте, милли киемнәре, милли ризыклары һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. Укучылар татар халкында чэй эчү, русларда ипи-тоз белән каршы алу йолалары турында яңа һәм кызыклы мәгълүматлар алды. Бәйрәмнәр, аларга ничек әзерләнүләре һәм ничек билгеләп үтүләре турында «Татар халык бәйрәмнәре», «Май чабу, рус халык гореф-гадәтләре», «Чуаш бәйрәме Манкун» дигән видеоязмалар күрсәтелде. Укучылар бик теләп «Милли мәдәниятләр» уеннарында катнашты: «Калакка йомырка куеп йөгерү» уенында калакларга йомырка салып ярыштылар, «Төз атучы» уенында кәрҗингә шарлар аттылар. «Көйне таны» уенында халык җырларын таныдылар.

Программа азагында кунаклар игътибарына «Россия халыкларының гореф-гадәтләре һәм йолалары» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, ул күпмилләтле илебез халыкларының мәдәнияте турында белемнәрне киңәйтергә һәм тирәнәйтергә ярдәм итәр. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: