«Россия халыкларының гореф-гадәтләре һәм йолалары»: танып белү-уен программасы (6+)
25 ноябрь көнне 5 нче санлы китапханәдә «Россия халыкларының гореф-гадәтләре һәм йолалары» дигән танып белү-уен программасы үтте. Очрашу Халык сәнгате һәм Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елына багышланды. Китапханәче балаларны Россия территориясендә яшәүче халыкларның тормыш үзенчәлекләре белән таныштырды. Укучылар татар, рус һәм чуваш халкының йолалары, мәдәнияте, тормыш-көнкүреше турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар алды. Халык гореф-гадәтләренә кагылып, балалар Май чабу, Сабантуй, Саварни, Манкун бәйрәмнәре белән танышты. Чараның икенче өлешендә яшь китап сөючеләргә, «Халык бәйрәмнәре белгечләре» викторинасы сорауларына җавап биреп, үз белемнәрен күрсәтергә кирәк булды.
|