«Уч төбендә кояш» танып белү-уен программасы (6+)

13 майда 10 нчы санлы китапханә беренче сыйныфлыларны бөтен дөньяда ел саен 3 майда билгеләп үтелүче Бөтендөнья Кояш көнен бәйрәм итәргә чакырды. Чара вакытында балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән танышты, энергия чыганагы булган кояш турында үз белемнәрен киңәйтте. 
Китапханәче белән берлектә укучылар кояш белән бәйле мәкаль-әйтемнәрне, сынамышларны искә төшерде. Шуннан соң балалар бик теләп «Кояш һәм яңгыр» һәм «Кояш елмайганда» уеннарын уйнады. Алар тиз арада барлык «Кояш табышмаклары»н чишә һәм «Кояш викторинасы» сорауларына җавап бирә алды. Ямансу булмасын өчен, алар мультгеройлар Арыслан баласы һәм Ташбака белән бергә «Я на солнышке лежу» җырын җырлады.

10ф. Познавательно-игровая программа «Солнышко в ладошках» . Немного поиграли
10ф. Познавательно-игровая программа «Солнышко в ладошках» . Отгадали все загадки
10ф. Познавательно-игровая программа «Солнышко в ладошках». Участники мероприятия
10ф. Познавательно-игровая программа «Солнышко в ладошках»

Чара азагында яшь китап сөючеләр «Петушок и Солнышко» мультфильмын карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: