«Дуслыкның кадерен балачактан бел» танып белү-уен программасы (0+)

12 июль көнне 10 нчы санлы китапханә июль азагында билгеләп үтелүче бәйрәм – Халыкара дуслык көненә багышланган танып белү-уен программасында катнашты.
Кешеләр белән аралашырга, дус була белергә балачактан өйрәнергә кирәк. Китапханә хезмәткәре балалар белән дуслыкның никадәр мөһимлеге һәм әһәмиятле булуы турында сөйләште, аларны дуслык турында китаплар белән таныштырды. Шуннан соң яшь китап сөючеләр дуслык турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде, «Әкияти дуслар» мини-викторинасында катнашты.

ыеорыпорпы
10ф. «С детства дружбой дорожи». Участники мероприятия
10ф. «С детства дружбой дорожи» . К забегу готовы
10ф. «С детства дружбой дорожи». Танцуют все!
10ф. «С детства дружбой дорожи». Эстафета «Вместе быстрее»
10ф. «С детства дружбой дорожи». Эстафета «Шарик дружбы»
10ф. «С детства дружбой дорожи» — копия

Бик күңелле һәм кызык итеп уеннар үтте, анда һәркем үзеңә ярдәм итәрлек, җилкәсенә таянырлык дустың булуының никадәр мөһим булуын тоя алды. Бу «Дуслык шары» һәм «Бергә тизрәк» эстафеталары, «Без Тамара белән пар булып йөрибез» уены һәм башка мавыктыргыч бәйгеләр.
Балалар бик күп уңай тәэсирләр, хис-кичерешләр алды һәм гомер буе дуслыкның кадерен белергә сүз бирде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: