«Рыцарьлар турниры»: танып белү уен программасы (6+)
21 һәм 22 февральдә шәһәр Үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге күңелле «Рыцарьлар турниры» дигән көрәш-уенга чакырды. Очрашу 23 февраль бәйрәменә багышланды: чөнки рыцарь, беренче чиратта ватанны саклаучы. Киләчәк ил сакчыларына «Рыцарьлар викторинасы», «Экипировка һәм корал», «Төнге күзәтчеләр», «Физәзерлек», «Туры тидер», «Ялга тукталганда» бәйгеләрендә сынаулар үтәргә туры килде. Һәр ярышта тапкырлык, зиһен һәм юмор хисен күрсәтергә кирәк булды. Әмма рыцарь хәрби фәннәрне генә белергә тиеш түгел, ул югары әхлакый һәм белемле кеше булырга тиеш. Балалар әдәби әсәрләр, халык мәкальләре һәм әйтемнәре буенча белемнәрен, шулай ук зәвыклык һәм әдәплелекләрен күрсәтә алды. |