«Бакчалар иленә сәяхәт» танып белү-уен программасы (6+)

31 октябрь көнне 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәгендә мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен «Бакчалар иленә сәяхәт» дигән танып белү-уен программасы үткәрелде. Укучылар яшелчә һәм җиәк-җимешләр шәһәренә сәяхәткә юл тотты. «Яшелчәләр» станциясендә алар кызыклы легендалар, яраткан яшеләчләренең барлыкка килүләре турында ышанулар белән танышты. 

арнвк
IMG_20241031_102243
IMG_20241031_101216
IMG_20241031_100955
Балалар талисман суганның сугышчыларны уклардан һәм туп бәрүдән саклавы, Франция патшабикәсенең үз чәчен бәрәңге чәчәкләре белән бизәве, ә кабактан Урта Азиядә төрле савыт-саба ясаулары турында кызыклы мәгълүматларны белде. «Җиләк-җимешләр» станциясендә балалар җиләк-җимешләрнең файдалы үзлекләре һәм аларда нинди витаминнар булуы турында сөйләгәнне тыңлады. Чара барышында укучылар табышмаклар чиште, хәрәкәтчән уеннарда һәм эстафеталарда катнашты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: