«Балалар бәхетле булсын!» танып белү-уен программасы (6+)

20 ноябрьдә Бөтендөнья балалар көне билгеләп үтелә. 1959 елда бу көнне – «Бала хокуклары декларациясе», ә 1989 елда «Бала хокуклары конвенциясе» кабул ителә. Бәйрәм балаларның иминлеген яхшыртуга юнәлдерелгән. 13 нче санлы китапханәдә «Без – балалар!» темасына микрорайон халкының һзм укучыларыбызның балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды.

длжлтлывтмльт
13 ф. 20.11 2024 Пусть счастливы будут дети 3
13ф. рис 17
13 ф. 20.11.2024 Пусть счастливы будут дети 1
13ф. рис 12
13 ф. 20.11.2024 Пусть счастливы будут дети 2
13ф рис3

Балалар төрле техникаларда башкарылган эшләрен алып килде. Бу рәсемнәрне зур кызыксыну белән китапханәгә килгән балалар һәм өлкәннәр карый. 
20 ноябрьдә Россия Федерациясендә Балаларга хокукый ярдәм көне үткәрелә. М. Горький язганча: «Балалар – җиребезнең тере чәчәкләре». Нәкъ менә алар цивилизациябезнең киләчәге. Танып белү-уен программасы барышында балалар 10 яшьтә үзләренең нинди хокукларга ия булуы турында белде һәм уен формасында алган белемнәрен ныгытты.

 Китапханәчеләр исә балаларның бәхетле булуын теләп кала!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: