«Гади генә әйткәндә, Исәнмесез» танып белү-уен программасы (6+)

22 ноябрь көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын Бөтендөнья сәламләү көненә багышланган чарага чакырды.

позздравствуйте
10ф. Познавательно-игровая программа «Просто, Здравствуйте!». Конкурс «Повторяй за мной»
10ф. Познавательно-игровая программа «Просто, Здравствуйте!». Конкурс «Поезд приветствий»
10ф. Познавательно-игровая программа «Просто, Здравствуйте!». Участники мероприятия
10ф. Познавательно-игровая программа «Просто, Здравствуйте!»

Китапханәче балаларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләде һәм аларга бер-берсен, сәламәтлек, уңышлар һәм яхшылык теләп, сәламләргә тәкъдим итте. Шуннан соң балалар белән бергә «хәерле көн», «исәнмесез» һ.б. сүзләрнең мәгънәләрен ачыкладылар. 
Уен өлешендә балалар «Әдәпле сүзләр сүзлеге»нә күз салды, шуннан соң «Минем арттан кабатла» бәйгесендә кечкенә генә сәламләү шигырьләренә төшеп калган сүзләрне куйды, «Сәламләү поезды» бәйгесендә «сәлам» сүзе белән мәкальләрне җыйды, һәм әдәпле сүзләр турында табышмаклар чиште.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: